
ИСКЕ ТАШ
233 подписчиков
Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу хөрмәтле милләттәшләр!
Иске Таш мәчете - мәркәзебез Казанның һәм милләтебезнең аерым бер мөһим мәрҗәне, энҗеташы һәм хәзинәсе булып тора. 1552 елда Явыз Иван гәскәренә каршы торган, бәйсезлегебез, милләтебез өчен көрәшеп, җаннарын биргән ата-бабаларыбызның җирләнгән урынында корылган бу Аллаһ йорты. Ул 1802 елда Габдулла бин Абдулсәлим бин Утямыш аль-Маскарави акчасына салына. Казан алыганнан соң, мәчет җире урынында, башкалабызны яклап киткән 10 меңләп шәһитнең җәсәдләре җирләнгән. Әлеге урын халкыбыз күңелендә югалмасын, онытылмасын өчен, бер зур таш бастырып куялар, XVI гасырның ахырында бәләкәй агач мәчет төзелә. XVIII гасырда аның урынында таштан мәчет салына. Яңа мәчетнең фундаментын казыганда, җир астыннан зур гына иске таш табып алалар, һәм Аллаһ йортына Иске Таш мәчете исеме бирелә.
Тарихи яктан бу мәчет бик зур әһәмияткә ия булса да, кызганычка, ул бүген ташландык хәлдә көн күрә, җомга намазына халык бик аз җыела. Мөселман кардәшләр, милләттәшләр! Бу Аллаһ йорты безнең кем икәнебезне искә төшерүче, ватаныбызны яклап җаннарын биргән татар каһарманнарына бердәмбер һәйкәл булып тора. Безнең изге бурычыбыз - аны киләсе буыннарга да тапшырырга. Мәчеткә бергәләшеп ярдәм итик, бердәм һәм бергә булыйк!
Ярдәмегез мәчетка булса, савабы үзегезгә!!!
#искеташ #старокаменная #mosqueoldstone
iske_tash@mail.ru

Название
ИСКЕ ТАШ
Статус
Страна
Россия
Город
Казань
Url
m.isketash
Id
157800245
Тематика
Открытая группа
Вики страница
Свежие новости
Сайт
Адрес
Мазита Гафури 34а к1, Казань, Россия
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Открытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Группа
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая
Контакты
Фуат-Улы Надир
(Имам Хатыйб)