Төрки театрларның "Нәүрүз" халыкара фестивале кысаларында "Без 12 кыз идек"

61 подписчиков
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының Рөстәм Абдуллаев куйган "Без 12 кыз идек" спектакле белән шәһәребездә уздырылган Халыкара “Кунак йорты”(2008) театраль фестивале кысаларында танышырга туры килде миңа. Аяз Гыйләҗевнең “Без унике кыз идек” пьесасын укый башлаганнан ук, моны театрыбыз ничек сәхнәләштерер икән, дигән уй килгән иде башыма, чөнки күренешләрне җанландыру мөмкинлекләре чикле – вакыйгалар бер үк декорацияләр фонында бара, персонажлар күпчелек очракта хәрәкәтсез күзәтүче булып кына калалар. Ә автор күтәргән проблемалар һәркемне уйландырырлык. Юкка гына Аяз ага ремаркада вакыйгаларның вакытын да, урынын да “теләсә кайчан, теләсә кайда булырга мөмкин” дип күрсәтми. Автор вакыт үтү белән кайсы кая таралышкан классташ дусларны яңадан бергә җыеп, күзгә-күз караштырып, узган тормышларына, кылган хата-ялгышларына бәя бирергә мәҗбүр итә. Жюридагы Мәскәү кунаклары – Россия театр әһелләре берлеге каршындагы милли театрлар кабинеты мөдире М.М.Корчак, театр күзәтүчесе, тәнкыйтьче А.Ю.Соколянский сүзне театрларны иң борчыганы - репертуар, драматургия турыннан башладылар. Бу як бигрәк тә милли театрларда аксавын ассызыклап, дөнья классикасыннан йөз чөермәскә чакырдылар. Әсәрдә баш героиня - Наиләне башкарган Алия Имашева турында “тере Джульетта” дигән фикер дә әйтелеп үтте. Кунакларыбыз һәр актрисаның үз героинясын тирәнрәк күрсәтергә омтылуын хуплау белән бергә, ипле генә итеп, үсеш юлларының бихисап булуын искәртергә дә онытмадылар. Спектакльнең лейтмотивы булып сузылып барган музыкаль теманың уңышлы сайланылуы да аерым билгеләп үтелде. Сүз керәшен җыры “Әйдә, барыйк урманга” турында бара(музыкаль яктан спектакльне режиссер- куючы Р.Ә.Абдуллаев үзе бизәгән). Абдуллаев белән күп еллар хезмәттәшлек итүче рәссам Булат Насыйхов чын мәгънәсендә күп функцияле сәхнә корылмасы иҗат иткән. Сәхнә уртасында урнашкан әйләнмәле таган утыргыч булып та, атынгыч булып та, өстәл булып та файдаланыла. Бала бишеген дә искә төшереп, сүзсез генә ишарә ясап та куя әле ул. Өстәвенә, бу корылма гаять статик барган драматик җирлеккә төрле ритмнар да бирә әле. Театрыбызның сәнгать җитәкчесе - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев эшләргә алынган спектакльнең драматургик җирлегенә бик игътибарлы. “Классик әсәре ” дип кыенсынып тормаган, пьесадагы бернинди “йөкләмәсез”, автор ремаркасы буенча “бердәнбер ир-ат артист башкарырга тиешле” берничә персонажны спектакльгә бөтенләй уздырмаган. Аның каруы яңа персонаж – Рух өстәлгән. Һәм ул мәрхүмә Наиләнең якты рухы булып әсәрнең яңгырашына үз төсмерен өсти. Мансур Сәгъдиев. Доп.инф:http://tatcult.ru/ http://vkontakte.ru/album-7646854_86178491 http://vkontakte.ru/club7916663 http://vkontakte.ru/album-7646854_78395315 http://vkontakte.ru/album-7916663_93417720
Название
Төрки театрларның "Нәүрүз" халыкара фестивале кысаларында "Без 12 кыз идек"
Статус
Страна
Информация скрыта или не указана
Город
Казань
Url
club9673486
Id
9673486
Тематика
3 июн 2009 в 20:00
Вики страница
Не установлена
Сайт
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Открытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Мероприятие
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая

Подписчики

Возраст:

Дата рождения

Семейное положение: