Кама Тамагы районы Кече Карамалы авылы
11 подписчиков
16 гасыр ахырларында Казан ханлыгы хәрабәләрендә рус патшалыгы хакимлек итә башлый. Явыз Иван исән калган барлык татарларны чукындырырга тели. Чукынырга теләмәгәннәрне Идел буеннан куа башлый. Татар авыллары Иделгә 15 чакрымнан да якынрак утырырга тиеш булмый. Иделнең иң матур, Чулман белән кушылган урынында яшәгән бер авыл кешеләре дә үзләренә яңа урын эзләргә тиеш булалар, чөнки алар ислам диненә хыянәт итмиләр, урыслашырга теләмиләр.
Авылдан берничә кеше көньякка карап юлга чыга. Бик озак тигезлек буйлап барганнан соң, уйсу җиргә килеп чыгалар. Ике яктан да биек таулар урап алган була бу уйсулыкны. Тау битендә бик күп агач үсә, ә иң күбесе – карама агачы була. Уйсулыкның уртасында ачык аланнар да күренә, берничә җирдә чишмәләр дә табыла.
Авыл булып урнашу өчен бик уңайлы, ышык урын була бу. Иделдән дә ерак түгел, чукындыручылар да килмәсләр. Шундый фикергә килеп, күзәтүчеләр Идел буена кайталар һәм үзләре тапкан урынны мактый башлыйлар, көньякка таба уңдырышлы җир барын да әйтәләр.
- Агачлар бик күп анда, карамалык та карамалык ди күзәтүчеләрнең берсе. Яңа урынга күчкәнче ук, аны “Карамалы” дип атый башлыйлар. Соңыннан бу исем авылга бирелә.
Ә XIX гасырда халыкның бер өлеше 3 чакрым ераклыктагы олы күлнең төньягына күчеп китә. Шуннан соң төп авылны Олы Карамалы, күчеп утыручыларны Кече Карамалы дип йөртә башлыйлар дигән фикердә тора авыл халкы.
Авыл Идел елгасының уңъяк кушылдыгы – Ылгымадан бер чакрым төньякта, тигезсез җиргә урнашкан. Кама Тамагы район үзәгеннән – 7, авыл Советы үзәге Каратай (Уразлы) авылыннан – 2, Каратун станциясеннән – 54, Куйбышев Затоны пристаненнән – 3 чакрым ераклыкта утыра Кече Карамалы авылы. Ул Казан губернасы Тәтеш өязенең Иске (Олы) Карамалы мәхәлләсеннән аерылып чыгып, 1853 елда оеша.Беренче агач мәчет 1896 елда төзелә. 1908 елда мәхәллә халкы җыелып, яңа мәчет төзү турында карар кабул итә. Агач мәчет 1910 елның җәендә Казанның икенче гильдия сәүдәгәре Әхмәтңан Ибраһим улы Арсланов акчасына төзелә.Авылда Югары урам, Түбән урам, Мәчет урамы, Яңа урам, Кавказ урамы, Арттагы урам исемен йөрткән урамнар бар.
Кама Тамагы районына үзәге Кама Тамагы эшчеләр поселыгы исеме кушылган. Бу торак пункты исә, Кама елгасының Иделгә коя торган тамагына каршы ярда утыруыннан чыгып, “Кама Тамагы” дип аталган.
Название
Кама Тамагы районы Кече Карамалы авылы
Статус
Страна
Россия
Город
Казань
Url
club8877919
Id
8877919
Тематика
Закрытая группа
Вики страница
Не установлена
Сайт
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Закрытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Группа
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая
Контакты
Зарипова Лейла
(Шеф - редактор)








