$ШУГАНКА FOREVER$

190 подписчиков
НЕТ ДЕРЕВНИ КРАШЕ НАШЕЙ))) И ПОКА МОЕ СЕРДЦЕ БУДЕТ БИТЬСЯ, Я БУДУ ГОРДИТСЯ МЕСТОМ, ГДЕ СУЖДЕНО БЫЛО РОДИТЬСЯ)))) ШУГАНКА авылы. Шуганка авылы — район үзәгеннән — 18, Баланны авылыннан 5 км ераклыкта Азнакай районы белән чиктәш урнашкан. Рус Шуганы белән Татар Шуганы авыллары уртасында урнашкан бу авылга Шуганка исеме бирелгән. Халыкның 75 проценты татарлар, 25 проценты руслар. Авыл 1931 елда оеша башлый. «Мөслим» совхозының бер бүлекчәсе булып тора. Башта кешеләр землянкаларда яшиләр. 1932 елда Нәүширван Гыйлманов Тат. Шуган авылыннан килеп үзенә йорт сала. Бирегә Тойгелде, Баланны, Олы Чакмак авылларыннан да килеп урнашалар. Болар — Хәйдәров, Садриев, Минһаҗев, Байбеков, Зарипов, Дәуләтов, Муллаянов, Сәхипъяров, Мөхәммәтьяров, Вәлишин, Гәрәевлар нәселе кешеләре. Халык терлек үрчеткән, иген үстереп көн күргән. 1963 елда Шуганка авылы «Петровка» совхозы буйсынуына күчерелә. 1966 елда ул терлек симертү совхозы булып оеша. Йортлар салам түбәле, мал тораклары читәннән була. Бу елларда авылда 65 хуҗалык, 96 эшче булган, руслар, татарлар яшәгәннәр. Һөнәрчеләр чана, арба, тәгәрмәчләр ясаганнар. Мич чыгаручы, балта осталарың Тат. Шуран авылыннан чакырганнар. Афанасьевлар, Павел, Алексей, 3әки Зарипов тимерче буларак авыл халкына кирәкле көнкүреш әйберләре ясаганнар. Барлык эшләр ат белән башкарылган. Бөек Ватан сугышына авылдан 31 кеше киткән, шулардан 16 сы һәлак була, билгесез югала. Мөстәкыйль совхоз буларак оешкан совхозның беренче директоры Исмәгыйлев Нурмөхәммәт Закир улы була. Ул 1966 елдан 1970 елга кадәр, аннары Әхмәтханов Сәлимхан Миннехан улы эшли. 1970—1980 елларда совхозда төзелеш эшләре бик киң җәелдерелә: торак йортлар, мәдәният йорты, урта мәктәп, балалар бакчасы, кибет салына. Ул ике урамлы төзек авылга әверелә. Терлекчелектә механизация кертелә. Силос башнялары, юллар төзелә, күперләр салына. 1600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы, шартлы 50 трактор-ремонт мастерское, ашлык складлары, 3000 тонналык сенаж траншеялары төзелә. Соңгы чорда совхоз директоры булып М. Н. Нурлыгаянов, Ш. Г. Әгьзамов, Ф. Г. Хәсәнов эшли. 1996 елда совхоз бетерелә һәм ул «Шуганка» күмәк предприятиесе дип йөртелә башлый. Күмәк предприятие икмәк, шикәр чөгендере, сөт, ит җитештереп сата, 1960 елда медпункт ачыла, анда Мария Жданова эшли башлый, 1982 елдан Луиза Шәгалиева эшли. Авыл оешкан елларда мәдәният учаклары булмаган, шулай да кечкенә китапханә эшләгән. 1957—1958 елларда агачтан клуб бинасы төзелә. Анда озак еллар мөдир булып Гадания Абдуллина эшләгән. Ул елларда мәдәният эшләре бик нык алга китә. Үзешчәннәр күрше-тирә авылларда да концертлар, спектакльләр куеп йөриләр. Халык музыка уен кораллары оркестры, балалар фольклор һәм бию коллективлары оеша. 1984 елда заманча мәдәният йорты салына. Анда директор булып Илдар Гадиев, китапханәче Фатхия Хабибуллина эшли. Тәбрия Сәетгалиева, Зифа Зиннәтуллина, Гадәния Абдуллина, Леонид Ганиев, Ришат Шәгалиев, Мәйсәрә Шәйхетдинова һ.б. авылның иң актив, күрен
Название
$ШУГАНКА FOREVER$
Статус
Страна
Россия
Город
Шуганка
Url
club7478112
Id
7478112
Тематика
Закрытая группа
Вики страница
Не установлена
Сайт
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Закрытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Группа
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Ограниченная
Контакты
Шагалиев Айзат (Ген. директор)
Гарифуллин Марат (Главынй инженер группы)
Bulatov Dinar (Специалист по кадрам)

Подписчики

Возраст:

Дата рождения

Семейное положение: