★ ★★Молодежь Бурнайг[ Ʀ ]ада™★ ★★

84 подписчиков
Мы Бурнаевцы просто класс!!! Кто увидел-тот не забудет нас!!! Бу группада БорнайграД балалары аралаша.. Әгәр син бу авылда туып үскән, яки шунда кайтып йөрисең, яки килгәлисең икән...рәхим ит.... ...........гомумән................ WELCOME TO Bornew-York |||||||||||АВЫЛЫБЫЗ ТАРИХЫ||||||||||||||||| Авылыбыз 12 гасырда ук барлыкка килгән. Болгар илендәге 200 борынгы шәһәрнең берсе булып саналган. Безнең авылдан 400 м көньяк-көнбатышта урнашкан Алканы күбегез белә. Аны икенче төрле Кала тавы (Атау) дип тә йөртәләр. ~~~легенда~~~~ Борнай исемле кеше бу якларга үз гаиләсе белән килеп урнаша. Мул сулы елгасын, уңдырышлы җирләрен, сокландыргыч табигатен үз итепме, шушы урында төпләнә. Борнай сүзе караңгы чырайлы, төксе кеше дигәнне аңлата. 1361 елда Алтын Урда ханы Аксак Тимер Болгар дәүләтенә җәза походы оештыра. Әле 1236 елда монгол яуларыннан исән калган шәһәрлек нәкъ менә шул елларда җимерелгән дип фараз ителә. Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Аксак Тимер гаскәрләренә каршы көрәштә һәлак булган сугышчылар гомуми каберлеккә күмелә, өстенә таш куела. Бу таш хәзерге көнгә кадәр саклана. Аңа куфи язуы белән уеп ике юлык текст язылган. Авыл халкы Изгеләр өстен тимер чардуган белән әйләндереп алган. Шәһәрлек җимерелгәннән соң, авыл хәзерге урынына күчә. Безнең авыл, татар халкының күренекле шагыйре Габделҗаббар Кандалый иҗатында да телгә алына. Аның "Сәхипҗамалга" поэмасында Рәҗәп авылының надан егетенә чыккан Борнай кызы сурәтләнә. Автор моны ачык картинада тасвирлый (үзегез табып укырсыз). Казандагы Борнаев мәчете дә безнең авыл тарихы белән бәйләнгән, чөнки аны төзеткән кешенең 7 нче буынының исеме Борнайгыл булган. Авылыбыз бүгенге көндә дә исән-имин икәнен күреп торасыз. Авылда барлыгы 419 кеше. Яшьләргә эш юк диярлек, шуңа күрә алар читкә, шәһәргә китә. Ләкин хәзер инде яңа эш урыннары ачыла, өйләр салына, гаиләләр корыла.Бөек Борнай балалары буларак шуны онытмасак иде: !!!!!!! авылыбызның киләчәге без - яшьләр кулында!!!!!!!
Название
★ ★★Молодежь Бурнайг[ Ʀ ]ада™★ ★★
Статус
Страна
Россия
Город
Татарское Бурнаево
Url
club7063927
Id
7063927
Тематика
Закрытая группа
Вики страница
Не установлена
Сайт
tekebul.com һәм http://tatburnai.ucoz.ru
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Закрытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Группа
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая
Контакты
Сунгатуллина Аделя (Смотритель)

Подписчики

Возраст:

Дата рождения

Семейное положение: