Иң сөйкемле җырчыбыз - Миләүшә Сафина
222 подписчиков
Яшь жырчы Миләүшә Сафинанын ижатына битараф булмаганнар торкеме!
20 яшьлек Миләүшә Сафина Татарстанның Балтач районыннан. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. Аңа кадәр Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Төп шөгыле көй язу, җырлау. Булган акчаның күп өлеше шуңа китә, ди.
2006 елда әти-әнисе тәкъдиме белән беренче җырын “Яңа гасыр”радиосына илтә. Ул “Юлларыбыз бер түгел” исемле була. Хәзер
яшьләр бу җырның ремиксын да үз итәргә өлгерде. Миләүшә аны радиодагы “Яңа гасыр”ны тыңласаң үзеңне ишетерсең!” бәйгесенә тапшыра һәм тыңлаучылар тавышы белән алдынгы урын ала. Шуннан инде яшь башкаручының башка җырлары да яңгырый башлый. Шулай ук, Миләүшәне татар интернет радиоларында да тыңларга була. Әлегә ул бер оешма-ширкәткә дә бәйле түгел, “ирекле” җырчы. Бармак белән санасак, 10-га якын җырым бар, ди. Алар арасында Илназ Сафиуллин һәм Илназ Гарипов белән дуэтлары бар икән. “Саф хисләр” төркемендә дә вакытлыча җырлап ала. Хәзергә җыентыгы юк. Төп темалары мәхәббәт, шулай ук әти-әнисенә багышланган җырлары да радиода яңгырый
Миләүшә “Сәләт” яшьләр үзәгенә берничә ел элек “Сәләт-Балтач” аланы аша кереп китә. “Сәләт” оештырган Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр фестивальләрендә катнаша. “Сәләт”нең ул үз кешесе. Кая гына барсам да, җырларга әйтсәләр бик теләп ризалашам, ди. Әлегә репертуарында күбрәк талгын көйләр икән, киләчәктә, кантри кебек кызу, ритмик стильдә җырлар язырга тели.
Название
Иң сөйкемле җырчыбыз - Миләүшә Сафина
Статус
Страна
Россия
Город
Казань
Url
club6273459
Id
6273459
Тематика
Закрытая группа
Вики страница
Не установлена
Сайт
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Закрытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Группа
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая
Контакты


































