:)Моя самая любимая деревня-Тойгелде һәм Игенче!!!
288 подписчиков
Безнең авыл Мәллә елгасы буенда район үзәге Мөслимнән көнбатышка таба 14 км ераклыкта урнашкан. Төзек йортлар, каралтылар, ае күккә ашкан яңа мәчет – болар барысы да юлчыларның игътибарын үзенә тартмый калмыйлар. Бу күркәм авылның исеме урыслатып әйтсәк – Тойгелде, үзебезчә, татарча әйтсәк – Туйкилде.
Туйкилде авылына кагылышлы булган мәгълүматларның иң борынгысы патша Рәсәендә үткәрелгән ревизия материалларында табылган. 1762 елда, өченче ревизия үткәрелгәндә, Туйкилде авылы һәм анда яшәүче ир-атлар рәсми кәгазьләрдә теркәлә. Монда шулай ук аңа чаклы булган икенче ревизиядә (1748 ел) алынган мәгълүматларда, авылларда – 26, 1762 елда 29 типтәр һәм бабуллар яшәгәнен күрсәтә.
1988 елда авылда халык саны 688 җитә, ә 1997 елдагы мәгълүматлар буенча Тойгелдедә 780 татар яши.
1953 нче елда Тойгелде авылында манарасы киселгән мәчетне клуб итеп оештыралар. Клубта ул вакытта 6 скамия, 3 куыксыз сукыр лампа була.
Авыл советы китап кибетенә китап алыр өчен акча күчерә. 880 гә якын китап алына.
1957 нче елда китапханә аерым бүлмәгә урнаша. Тойгелде авылы китапханәсе оеша. Китапханәгә бибколлектордан 30-35 әр китаптан торган китап посылкалары кайта башлый. Шулай ук көндәлекләр, формулярлар, китапларны фонка туплап бару өчен инвентарь китаплары һ.б. кайта.
1973 нче елда яңа мәдәният йорты ачыла. Китапханә 46 кв. м лы бүлмәгә урнаша.
Бүгенгесе нөндә китапханә авылдагы иң абруйлы мәгълүмат, белем, мәдәният, тәрбия–аралашу үзәге.
Тойгелде авылы мәчете ХIХ гасырның архитектура үрнәге буларак “Свод памятников истории и культуры” китабына кертелде. (Казань, 1999 ел, “МастерЛайн” китап нәшрияте 1999 ел, 284 бит).
Композитор Илгиз Закиров Камил Сәгъдәтшин сүзләренә Тойгелде авылына багышлап җыр язды.
Җырны беренче мәртәбә авыл халкы мәктәпнең 120 еллык юбилее көнне җырчы Габидулла Хөрмәтуллин һәм авылыбызда туып-үскән Гарифҗан Миннеханов башкаруында ишетте.
Название
:)Моя самая любимая деревня-Тойгелде һәм Игенче!!!
Статус
Страна
Россия
Город
Набережные Челны
Url
club6087910
Id
6087910
Тематика
Закрытая группа
Вики страница
Не установлена
Сайт
http://toigeldino.narod.ru/istoria.htm
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Закрытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Группа
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая
Контакты
Егорова Лилиана
(Основатель группы)



































