Ураза тотабыз! (Әлхәмдүлиллә, кабул булсын)

30 подписчиков
Аллаһы Тәгалә "Әл-Бәкара" сүрәсенең 183 нче аятендә әйтте: "Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!". Ислам диненең биш нигезе бар: 1) Иман китерү - Аллаһы Тәгаләгә ышану; 2) Намаз уку; 3) Зәкят бирү; 4) Рамазан аенда ураза тоту; 5) Хаҗ гыйбадәтен үтәү. Күрәбез, ураза - шуларның берсе. Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Намаз укымаган кешегә, ураза тоту дөресме?" - дип тә сорыйлар. Шикләнмәгез, тотыгыз. Беренчедән, кыямәт көнендә ураза дигән фарыз өчен җавап бирәсегез булмас. Икенчедән, җаннарыгыз сафланып, намаз дигән иң зур ләззәт бирүче гыйбадәтнең серенә төшенергә ярдәм итәр. КЕМГӘ УРАЗА ТОТМАСКА РӨХСӘТ ИТЕЛГӘН 1. Авыру кешеләргә, ураза сәбәпле авыруы көчәюдән курыкканда. Коръәндә нинди авыру булган очракта икәнлеге аерып күрсәтелми, шуңа күрә эче, күзе, йөрәге һ.б. әгъзасы авырткан кеше бу хокуктан файдалана ала. 2. Мосафир хәлендә булган кешеләргә (ураза тотудан зыян килмәсә, ураза тотуы хәерлерәк). 3. Авырлы, бала ашатучы хатыннарга, әгәр дә алар сәламәтлекләренә, яисә балалары сәламәтлегенә зыян китерүдән курыксалар. 4. Күрем күргән, нифаслы хатыннарга. ЛӘКИН бу хокуклардан файдаланган кешеләр ураза тотмауның сәбәбе беткәч уразага керергә, ә тотмыйча калган уразалырын каза кылып соңыннан тотарга тиеш. Димәк, каты физик яисә акыл хезмәтендә эшләүче кешеләргә дә, югары уку йортларында укучы студентларга да уразаны тотмаска дип әйтелмәгән. Дәвамы аста диварда.
Название
Ураза тотабыз! (Әлхәмдүлиллә, кабул булсын)
Статус
Страна
Россия
Город
Информация скрыта или не указана
Url
club4397563
Id
4397563
Тематика
1 сен 2008 в 2:00
Вики страница
Не установлена
Сайт
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Открытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Мероприятие
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая

Подписчики

Возраст:

Дата рождения

Семейное положение: