Мин татарча сөйләшәм (Бауманда очрашабыз)
4 подписчиков
Казанда миллион ярым татар яши. Аның ничәсе татарча сөйләшкәнен галимнәр, татар теле белгечләре дә әйтә алмый. Мантыйк белән фикерләсәң, миллион ярым татар да туган телендә сөйләшергә тиеш кебек. Чынлыкта исә татар телендә аралашучылар Казан өчен экзотикага әйләнә бара. Ватып-җимереп булса да, русча сөйләшергә тырышабыз.
Яшь буын туган телнең мөһимлеген, кирәклеген аңлый башлады бугай. Алар «Үзебез» яңа буын хәрәкәтенә берләшеп, татар телен популярлаштыру белән шөгыльләнәләр. Теләкләре сүздә генә калмый - реаль эшләре дә бар. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе Казанның Бауман урамында ике ел рәттән, 26 апрель көнне үткәрелеп килә. «Мин татарча сөйләшәм!» дип язылган футболкалар кигән, түштамгалар таккан егетләр, кызлар Бауман урамында халыкны татарча сөйләштерә. Татар телен белүчеләргә махсус түштамгалар, ә белмәүчелөргө «Синең татарча беренче 150 сүзең» дигән буклетлар тарата. Шунда ук татар альтернатив музыкасы концерты оештырыла. Рус телле яшьләрнең буклеттан файдаланып булса да, татарча сөйләшүләрен күрү, аларның исләре китеп татарча рок, рэп тыңлауларын күзәтү шатландыра. Димәк, хәрәкәт бар!
Быел да иске урынга килми калма!!!
Название
Мин татарча сөйләшәм (Бауманда очрашабыз)
Статус
Страна
Россия
Город
Казань
Url
club2274205
Id
2274205
Тематика
26 апр 2008 в 14:00
Вики страница
Не установлена
Сайт
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Открытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Мероприятие
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая



