Максабаш авылы...

322 подписчиков
Максабаш авылы күпләр өчен гомер чишмәсе булып, якты дөңьяга канат чыгарып, талпынырга, очарга, ачкан кадерле оя. Табигать бу тобәккә үзеннең матурлыгың бер дә кызганып бирмәгән. Яшәү чыганагы булган җире-суы мул, күз күреме, иңләмәслек басу-тугайлары күңелгә ятышлы. Ямьле Макса елгасы буенда урнашкан Максабаш авылы да шул табигать күренешенә матур бизәк булып тора. Авылга XVII гасырның икенче яртысыңда нигез салынган. Замананыңда Макс исемле немец галиме шушы тирәлектәге казылма байлыкларны тикшергән. Көмеш сулы чишмәдән башланып (кушылдыклары белән) агучы кечкенә елгага шушы галим исеме бирелгән. Бераздан Макса елгасы башланган урында авыл оеша башлый. Иң элек бирегә Бари һәм Гали исемле кешеләр килеп урнаша. Авыл елга башында урнашканга аңа Максабаш дигән исем кушыла. 1883 елда 209 хуҗалык булган, ике мәчет эшләгән. Ләкин 1909 елда авылда бик зур янгын чыгып, күп кенә хуҗалыклар һәм бер мәчет урыныңда хәрабәләр генә кала. Ярты авыл янып бетә. Җирле тырыш халык бирешми. Шунысы кызыклы: иң әүвәл янган мәчет урынына яңасың салуга көрешәләр. Бари мулла бу эштә башлап йөри. 1930 елда Максабашта да күмәк хуҗалык оештырыла. Аның беренче рәисе итеп Сәлахетдин Гыйлаҗиев сайлана. Ә бераздан хуҗалык белән Барый Хуҗин җитәкчелек итә башлый. 1933 елда Максабашка Солтан Мөбәрәков, Рәхим Миңнулин тарафыннан иске маркалы беренче тракторны алып кайту авыл халкы өчен истәлекле вакыйга була. Тагын бер елдан Ислам Хөснуллин авылга машина алып кайткач, аны карарга олысы-кечесе җыела. Иске карашлы кешеләр аны “җен шаукымы, шайтан коткысы” дип атаса, заманча карашлы кешеләрдә авылның матур, якты киләчәгенә өмет уяна. Әнә шулай итеп, күмәк хуҗалык күз алдында ныгый, үсә...
Название
Максабаш авылы...
Статус
Страна
Россия
Город
Максабаш
Url
club1975652
Id
1975652
Тематика
Публичная страница
Вики страница
Я1187алыклар
Сайт
http://www.telache.ru/index.php
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Открытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Группа
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая
Контакты
Zarip Marat (Атказанган тракторчы))
Gayazutdinov Linar (Первый в группе=))
Закиров Ильдар ( Атказанган алкаш))
Гумирова Лейсан (Основатель группы)

Подписчики

Возраст:

Дата рождения

Семейное положение: