Рамазан Мөбәрак!!!
22 подписчиков
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүһ!
Барыгызны да рамазан ае башлану белән тәбрик итәбез. Ул – ураза, рәхимлелек һәм кичерү ае. Без бу айның килүен зур түземсезлек белән көттек, чөнки Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә телибез. Без Аның рәхимлегенә өметләнәбез.
Рамазан аен безгә Аллаһ бүләк итеп биргән, шуңа күрә, без юмартрак, яхшырак, мескеннәргә карата миһербанлы булырга тиешбез. Зәгыйфьләр турында кайгыртыйк – безнең турында Раббыбыз кайгыртыр. Тирә-яктагыларга рәхимле булыйк, Аллаһ безгә рәхимле булыр. Мохтаҗларны искә төшерик, туганнарыгызның хәлләрен белик, аларны да рамазан ае белән котларга онытмыйк. Шул вакытта безне кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтәр. Теләкләребез дә кабул булыр.
Йә Раббым Аллаһ! Безгә көч-куәт, гайрәт, бәхет, бәрәкәт бир. Безне сугыш афәтләреннән, бәла-казалардан, ачлык һәм балалар хәсрәтеннән Раббым Үзең сакла. Ил-көннәргә иминлек бир. Әмин.
Рамазан ае мөбарәк булсын!
Ап-ак нурга күмеп бар җиһанны ,
Күңелләргә яңа дәрт биреп,
Җир йөзенә килә изге бер ай,
Каршылыйк без аны сөенеп!
Олуг нигмәт булып Раббыбыздан
Бирелгән бу ай мөселманга.
Күңелне пакълап, бар көчеңне туплап,
Хәстәрлән, кардәш, Рамазанга!
Сабыр итеп, ураза тот, туганым,
Аллаһ разый булыр үзеңнән.
Ислам кануннарын үтәп бар син,
Раббыңа мәхәббәт йөзеннән.
Название
Рамазан Мөбәрак!!!
Статус
Страна
Информация скрыта или не указана
Город
Большой Шинар
Url
club11191075
Id
11191075
Тематика
19 авг 2009 в 23:00
Вики страница
Не установлена
Сайт
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Открытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Мероприятие
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая






















