"Шарж" ясарга өйрәнәбез!

33 подписчиков
Апрель аенда Зөлфәт абый "Шәрык" клубына да килгән иде. Яз кызы бу хакта менә болай яза: “Кайбер кеше – карикатура!” Кечкенә чакта газета-журналларда чыккан кызыклы портретларны көлә-көлә караганымны хәтерлим. “Карале, -дим, - мәктәп дәреслегендә матур гына иде бит бу абзый, - монда бигрәк кәмит ясаганнар!” Баксаң, бу күңелле портретлар – карикатураның бер төре – шарж булган икән. Хәзер исә кешегә күз төшерүгә аны бер-ике сызым белән кәгазьгә төшерүчеләргә сокланып, каҗәпләнеп карыйм! Бер көнне шул иҗади процессны үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. “Шәрык” клубының чираттагы пәнҗешәмбе кичәсендә кунакта – “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәре, шаржлар остасы Зөлфәт Хәйруллин иде. - Кайбер кеше үзе карикатура була. Бер карауга күзгә ташлана андыйлар. Беркөнне дә автобуста зур борынлы берәүне күреп, “эх, шаржын ясасаң!”-дип уйлап куйдым, - дип сөйли өстәл түрендәге яңа “Шәрык”чыбыз. Хатын-кызларны ясау кыенрак икән. “Ир-атлар исән булсын, аларны озын борынлы, дәү колаклы, пеләш итеп ясыйсың да, кичерәләр, ә хатын кыздан убырлы карчык ясап карале син! Аларны киресенчә матурлатырга кирәк”,-ди Зөлфәт абый. Көлке кичәсе булды бу көн, берсеннән берсе кәмит “портрет”ларда танылган шәхесләр үзләре бит! “Чаян”ның баш мөхәррире Рәшит Зәкиевтан Сталинны, Данил Салиховтан Гитлерны ясаган шарж остасы. “Мизгел саен йөзе үзгәрә”,-дип Фәнзаман Батталны, кызыклы шәхесләр дип Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов, Исмәгыйль Шәрәфиев, Мансур Мортазин, Раиф Усмановны да кәгазьгә төшергән ул. Министрлар, дип куркып тормаган, Рәзил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Марат Әхмәтов шаржларын да ясаган Зөлфәт абый. Берсенең яфрак чыгарган мыеклары, икенчесенең колак эченнән башын сузган сыерга күз төшкәч тыела алмыйча көлдек. Зөлфәт Хәйруллин Ч.Дарвин теорияләре белән килешми: - Маймылдан кеше чыккан, ди Дарвин. Юк, аннан Шамкай чыккан! – дип, моны үз хезмәтләрен күрсәтеп раслый. Билгеле инде, күз яшьләре чыкканчы тагын көләбез. Бер кичә эчендә “Шәрык” яшьләренә дүрт шарж ясап китәргә дә өлгерде кунагыбыз. Үткен күзе белән “корбан”ына бер күз төшереп ала да, кәгазь битенә җан кертә. Аның күзенә эләктең икән, җиңел генә котылам димә, “Мин шундыймыни?” дип үпкәләп торасы юк, юмор-шаяруны аңлый белергә кирәк. Көлү кешенең гомерен озайта, диләр. Ә шаржлар көлдерә, позитив кәеф өсти, димәк, гомер мизгелләрен дә арттыра. Зөлфәт абый кеше гомерен озайтучы булып чыга түгелме соң? Күп кешеләр портрет урынына, диварга шарж ясатып элә, дигән хәбәр укыдым әле. Елмаеп яшәр өчен менә дигән алым! Димәк, шарж ясатабыз!
Название
"Шарж" ясарга өйрәнәбез!
Статус
Страна
Информация скрыта или не указана
Город
Казань
Url
club10095986
Id
10095986
Тематика
10 июн 2009 в 12:00
Вики страница
Не установлена
Сайт
Блокировка
Нет ограничений
Видимость
Открытая
Верификация
Группа не верифицирована администрацией Вконтакте
Популярность
У группы нет огня Прометея
Тип
Мероприятие
Возрастные ограничения
Нет
Стена
Открытая

Подписчики

Возраст:

Дата рождения

Семейное положение: